Миңнеханов Идел буенда туризмны үстерү буенча округ советы утырышында катнашачак

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанга эш визиты белән килде.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казан Ратушасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында туристларны җәлеп итү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр. Совет эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туризмны үстерү мәсьәләсе буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашырга планлаштыра», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Утырышка кадәр ТР Президенты һәм Игорь Комаров Ратушада Татарстанның туристлык потенциалы күргәзмәсен караячак.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, утырышта Татарстанның туристик потенциалы тәкъдим ителәчәк, чөнки республика бу юнәлеш буенча округ төбәкләре арасында алда бара.