Миңнеханов: Хәләл туризм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кунаклар җәлеп итә

Мөселман илләреннән туристларны хәләл стандартлары буенча эшләүче кунакханәләр һәм рестораннар челтәре җәлеп итә.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда алга киткән Хәләл туризм индустриясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән сәяхәтчеләрне җәлеп итә. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршындагы совет утырышында сөйләде.

«Хәләл стандартлары буенча оештырылган ял туризмны үстерүнең тагын бер мөһим юнәлеш булып тора. Хәзердән Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Малайзия туристлары килә. Алар өчен "хәләл" стандартлары буенча эшләүче рестораннар, кунакханәләр, медицина үзәкләре ачыла», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты узган елдан Бөек Болгарда яңа биш йолдызлы «Кол Гали» кунакханәсе эшләвен, ул Бөтен дөньядан мөселман туристларын җәлеп итү урыны булуын да искәртте.