Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә

Россия башкаласында “Россия энергетика атналыгы” башланды.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу минутларда эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Республика лидеры “Россия энергетика атналыгы” (РЭН) Халыкара форумында катнаша. Форумның төп чаралары “Манеж” Үзәк күргәзмә залы мәйданында уза. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Параллель рәвештә Санкт-Петербургта, “Экспофорум” конгресс-күргәзмә үзәгендә россия энергетика атналыгының икенче мәйданы – Петербург халыкара газ форумы уза.

Форум сайтында хәбәр ителгәнчә, “Россия энергетика атналыгы” энергетика тематикасы буенча халыкара дәрәҗәдәге бердәм коммуникатив мәйдан булырга тиеш.

фото: instagram.com/rusminnikhanov

Чараның төп максаты – Россия ягулык-энергетика комплексы перспективаларын демонстрацияләү һәм әлеге юнәлештә халыкара хезмәттәшлек куәтен тормышка ашыру.

Форумда дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, үзебезнең һәм чит ил тармак компанияләре, фән һәм эксперт җәмгятьләре вәкилләре һәм профильле югары уку йортларында укучы - 8 меңләп катнашучы исәпләнә.

Россия энергетика атналыгында катнашкан илләрнең гаммәви матбугат чаралары вәкилләре форумга зур кызыксыну белдергән һәм форум эшчәнлеген меңнән артык журналист яктыртачак.

Шулай ук Мәскәүдә узучы Россия энергетика атналыгы кысаларында Мэрларның халыкара саммиты, “Глобаль энергия -2017” VI Саммиты да уза.
Шулай ук "ENES-2017” IV Бөтенроссия бәйгесенә һәм III Бөтенроссия гаммәви матбугат чаралары һәм "МедиаТЭК-2017” төбәк бәйгеләренә йомгак ясала. Бөтенроссия #ВместеЯрче фестивален тәкъдим итү көтелә.

Россия энергетика атналыгы кысаларында Россия энергетика министрлыгы башлыгы Александр Новакның “галстукларсыз очрашуы” профильле югары уку йортлары студентлары һәм яшь белгечләр белән булачак.