Татарстан Президенты - Чечня Республикасында

Рөстәм Миңнеханов Instagram битендә Новогрозныйдан фотосурәт урнаштырган.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасына килде.

Татарстан башлыгы Instagram битендә: «В Новогрозном!» дигән язу белән фотосурәтен урнаштырган. Сурәттә аннан тыш Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Бахрейн принцы Нәсер бин Хамад бин Иса әл-Халифа бар.

Телдә Чечняның Гудермес районы Ойсхара бистәсен Новогрозный дип йөртәләр, ул 1989 елга кадәр шушы исем белән аталган.