420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике яңа министр урынбасары билгеләнде. Тиешле карарларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документлар республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
2 сентябрьдән башлап төбәкнең Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы урынбасары итеп Айрат Шиһапов билгеләнде. «2019 елның 2 сентябреннән Шиһапов Айрат Миңлемарсель улын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазифасына билгеләргә», – диелә Татарстан Министрлар Кабинеты карарында.
2018 елның октябреннән башлап Шиһапов А. Н.Туполев исемендәге КНИТУ (КАИ) корпоратив институты директоры була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе урынбасары итеп 3 сентябрьдән Марсель Мәхмүтов билгеләнде. «2019 елның 3 сентябреннән Марсель Мәхмүтовны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары вазифасына билгеләргә», - диелә карарда.
2013 елның мартыннан Мәхмүтов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы була.