Минтимер Шәймиев Казанда ЮНЕСКО оешмасы экс-гендиректоры Ирина Бокованы каршы алды

Ирина Бокова Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев химаясендә узучы Казан форумында катнаша.
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). “Казан” халыкара аэропортында ЮНЕСКО оешмасы экс-гендиректоры Ирина Бокованы Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев каршы алды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Кыска вакытлы очрашу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары - “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов һәм башка рәсми затлар катнашты.Ирина Бокова Татарстанга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев химаясендә узучы Казан форумында катнашу өчен килде. 4-7 сентябрьдә Татарстан башкаласында үткәреләчәк "Цивилизацияләр симпозиумы"на мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эшләүче 200 эксперт киләчәк, шуларның 64е - чит илләрдән. ЮНЕСКО Халыкара форумы Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев химаясендә уза.Бүген Казан форумы программасы кысаларында Ирина Бокова “Пирамида” комплексында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылышында катнаша.