Михаил Бабич Татарстанның тугыз хөкемдарына таныклык тапшырды

Барлык таныклыкларны Россия Президенты шәхсән үзе имзалаган.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Югары судында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тантаналы төстә район һәм шәһәр судларының тугыз хөкемдарына таныклык тапшырды. Барлык документларны Россия Президенты шәхсән үзе имзалаган. Таныклыклар тапшыру суд залында узды.

Чарада Татарстан Президенты да катнашты.

«Татарстанның суд системасы Идел буе федераль округында гына түгел, Россия Федерациясендә дә алдынгылардан санала һәм башкарылган эшләр саны буенча да алда бара. Таныклыкларны Россия Президенты имзалады һәм алар Дәүләт флагы, гербы һәм хөкемдарлар мантиясе белән беррәттән суд хакимиятенең символы булып тора», - дип ассызыклаган Михаил Бабич.

Аның сүзләренчә, Татарстанның судлары югары материаль-техник базага ия. Бу суд һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең җайга салынган эшенә бәйле.

Бүген таныклыклар алган барлык хөкемдар да вазифаларына Россия Президенты боерыгы белән билгеләнгән. Алар Зәй, Лениногорск, Яр Чаллы һәм Казан район судларының хөкемдарлары. Шулай ук Михаил Бабич кулыннан республика Югары судының ике хөкемдары да таныклык алды, аларның берсе суд рәисенең урынбасары - Айдар Галиәкбәров.