Алексей Песошин “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге төзелеше буенча киңәшмә уздырды

Киңәшмә барышында объектта төзелеш-монтаж эшләренең ахрына якынлашуы турында белдерделәр.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәне уздырды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

Киңәшмә төзелеш мәйданында барды. Эш барышында ООО “Казан Экспо” генераль директоры Роберт Миңнегалиев, ООО “ПСО “Казан” генераль директоры Равил Зиһаншин һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында объектта төзелеш-монтаж эшләренең ахрырына якынлашуы турында белдерделәр. Алексей Песошин төзелеш эшләрен тизләтергә һәм яхшы һава шартларын файдаланып калырга кушты. Шулай ук ул темпны тизләтү эшнең сыйфатына тискәре йогынты ясмаска тиешлеген искәртте.