Рөстәм Миңнеханов: Без читтәге ватандашларыбыз белән элемтәдә торырга тырышабыз

Татарларның иң зур диспоралары нәкъ менә Үзбәкстанда һәм Казахстанда яши.
(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда "Россия сегодня" мәгълүмат агентлыгының "Спутник" бүлеге журналистлары белән очрашуда читтә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләр турында сөйләде. Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда.Татарларның иң зур диспоралары нәкъ менә Үзбәкстанда һәм Казахстанда яши. Башка дәүләтләрдә яшәүче татарлар белән актив багланышлар төзелгән. "Безнең Бөтендөнья татар конгрессы дигән оешма бар. Бу оешма Россиянең һәм дөньяның теләсә кайсы почмагындагы татар милләте вәкилләре белән системалы рәвештә эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов."Моннан тыш, безнең "ТНВ-Планета" программабыз, тел өйрәнү буенча "Ана теле" белем бирү программабыз бар.  Диаспоралар өчен китаплар һәм уку әсбаплары бастырабыз", - дип өстәде Татарстан Президенты.