Татарстан Төркмәнстанга автомобиль һәм вертолетлар җибәрүне арттырырга ниятли

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республика белән Төркмәнстан арасында икътисади мөнәсәбәтләрнең үсәчәгенә өмет белдерде
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республика белән Төркмәнстан арасында икътисади мөнәсәбәтләрнең үсәчәгенә өмет белдерде.
“Хәзер Төркмәнстан юлларында 7000гә якын “КАМАЗ” җилдерә, быел әлеге ил тагын 2400 машина сатып алырга планлаштыра”, - диде бүген М.Шәймиев журналистларга.
“Иртәгә без Ашхабадта “КАМАЗ” үзәге ачабыз, ул киләчәктә безнең хезмәттәшлеккә тагын да ярдәм итәчәк”, - дип хәбәр итте М.Шәймиев.
Аның сүзләренчә, шулай ук нефть өлкәсендә, мәдәни элемтәләр мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне ныгыту планлаштырыла.
Татарстан Президенты якын арада Төркмәнстанның Казан вертолет заводы җитештергән 10 җиңел вертолет сатып алырга планлаштыруы турында да әйтте, - дип хәбәр итә «Интерфакс».