Ф.Мөхәммәтшин: “Халык хакимиятенең җирле органнарын булдыру үсеш режимында бара"

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе РФ Дәүләт Думасы Рәисе каршындагы җирле үзидарә Советының киңәйтелгән утырышында катнашты
(Мәскәү, 4 июль, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе каршындагы җирле үзидарә Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Борис Грызлов үткәргән утырышта халык хакимиятенең актуаль проблемалары, аерым алганда, муниципаль берәмлекләрне финанс ягыннан тәэмин итү, Дәүләт Думасы спикеры үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе төбәкләре һәм субъектларының җирле үзидарә турындагы 131нче Федераль законны гамәлгә ашыруга әзерлеге хакында фикер алышынды.
Докладлар белән профиль комитетлары рәисләре – җирле үзидарә буенча – Вячеслав Тимченко, бюджет һәм салымнар буенча Юрий Васильев чыгыш ясады.
Утырыш төгәлләнгәч, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, РФ Президенты каршындагы җирле үзидарә Советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин, “Татар-информ” агентлыгының үтенече буенча фикер алышуның нәтиҗәләренә аңлатма бирде.
- Фикер алыша торган теманың актуальлеге шунда, җирле үзидарә турындагы 131нче Федераль законның тулысынча үз көченә керүенә кадәр бик аз вакыт калып бара, - диде ул. – Бер генә төбәк тә аны гамәлгә ашыруга 100 процент әзер түгел әле. Боларның барысы да федерациянең субъектларын борчый, әлбәттә. Федераль хакимият структуралары вәкилләре дә моңа җитди борчылу белдерә. Аерым алганда, бу мәсьәлә хакында федераль округларда Федерация субъектлары башлыклары белән фикер алышынды, ә аңа кадәр Идел буе федераль округында закон чыгаручылар җыелды. Һәм менә бүген җыелган проблемалар Россия Дәүләт Думасы Рәисе каршындагы җирле үзидарә Советы каравына чыгарылды.
Фәрит Мөхәммәтшин ассзыклап үткәнчә, муниципаль берәмлекләрнең төрле дәрәҗәләренә – авыл, район, шәһәр – караган вәкаләтләрне финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителмәгән. Әлеге Советта җирле үзидарә вәкилләре күтәреп чыккан икенче мәсьәлә шәһәр төзелеше планнары белән бәйле. Эш шунда, алда телгә алынган Федераль закон буенча 2010 елда муниципаль берәмлекләрнең авыл һәм башка дәрәҗәләренең югары органнарда расланган территориаль төзелеш планнары булырга тиеш. Әгәр алар юк икән, финансларга да юл ябык дигән сүз. Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы авыл өчен муниципалитетны үстерү планы бик кыйммәткә төшә – ул 900 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр тора. Аларның, әлбәттә, мондый акчалары юк.
Ф.Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, утырышта салым салуларга, шул исәптән милеккә салым, физик затлардан салым һәм башкаларга бәйле мәсьәләләр дә күтәрелгән, алар буенча күп кенә эшлекле тәкъдимнәр кертелгән. Шулар арасында ул түбәндәге тәкъдимне билгеләп үтте: салымнарны хәзерге вакыттагы кебек, эш урыны буенча түгел, ә гражданинның яшәү урыны буенча түләү. Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, халык хакимияте органнарын оештыру һәм ныгыту хәрәкәте “акрынлык белән, уңай, үсеш режимында бара, һәм бу бик куанычлы хәл”.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ярославльдә Россия халыкларының VI Конгрессында катнаша.