Р.Миңнеханов: «Татарстанда читтән кертелгән товарларны алмаштыру һәм үз производстволарын саклау буенча актив эш бара”

Рөстәм Миңнеханов «Инвестицияләр өчен өстен мөмкинлекләр буларак, Россия азык-төлек иминлегенә янаган куркыныч» сессиясендә катнашты

 (Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Соңгы 7 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагына шәхси инвестицияләр 140 млрд сумнан артык тәшкил итте. Бу хакта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген «Инвестицияләр өчен өстен мөмкинлекләр буларак, Россия азык-төлек иминлегенә янаган куркыныч» сессиясендә белдерде. Сессия Ростов-на-Донуда I Бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы кысаларында узды.

Панель сессиясендә Санкт-Петербург аграр университеты ректоры Виктор Ефимов, Илкүләм кукуруз һәм көнбагыш җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Игорь Лобач, «Просто молоко» Идарәче компаниясе генераль директоры Марат Моратов, «Черный хлеб» компаниясе генераль директоры Павел Абрамов катнашты.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы инвестицияләр турында белдергәнчә, агымдагы елда шәхси инвестицияләр 30 млрд сум тәшкил иткән. Моннан тыш, агросәнәгать комплексы тармагына республика һәм федераль бюджеттан да ярдәм күрсәтелә, ул ел саен төрле программаларны гамәлгә ашыруга 20 млрд сум чамасы тәшкил итә.

“Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү – иң төп мәсьәләләрнең берсе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Заманча шартларда ул тагын да актуальләшә. Татарстанда читтән кертелгән товарларны алмаштыру һәм үз производстволарын саклау буенча актив эш бара.”

Республикада 3,4 млн га кыр даими эшкәртелә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. “Безнең төбәк үзен азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә, - диде ул.

Бүген республикада 4,5 мең фермерлык хуҗалыгы, шулай ук 4 меңнән артык ярдәмче хуҗалык бар, гомумән, алар төбәктә тулаем авыл хуҗалыгы продуктының яртысын диярлек тәшкил итә. “Фермаларны үстерү, җиһазлар сатып алу өчен бюджеттан субсидия бирелә, инфраструктура төзелешендә дә ярдәм итәбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, республика тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча төбәкләр арасында өченче урынны били, ә сөт җитештерү буенча – беренче, бәрәңге җитештерү буенча – икенче урын.

“Агросәнәгатькә ярдәм итү һәм авылны үстерү буенча республика программалары – бу дөрес курс”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Өч ел дәвамындагы корылык чорында төбәкнең авыл хуҗалыгы нык булуын исбатлады, дип искәртте ул.

Р.Миңнеханов, миллион кеше яши торган шәһәрләр арасында Татарстан башкаласы - Казанда 13 төп туклану продуктының бәяләре иң түбән булуын искәртте. Бәяләрне тотрыклы итү өчен, бәяләрне тикшерү буенча даими мониторинг ясала, шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

“Инфраструктураны үстерү кысаларында заманча күпләп билгеләү үзәкләре, пролуктларны саклау биналары төзибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – 2013 елдан Казанда илдә иң зур агросәнәгат ь паркы эшли, Казан янында “Яңа Тура” логистика үзәге торгызыла. Ул эчке базарны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүче көчле ресурс булачак”.

“Ит җитештерү күләмен арттырырга телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Республикада «Чаллы-Бройлер», «Кама беконы» производстволары, “Ак Барс” холдинг предприятиесе үсеш ала. Моннан тыш, итне тирәнтен эшкәртү максатын куйдык”.

ТР лидеры әйтүенчә, 2015 елда яшелчә продукциясен җитештерү күздә тотыла. “Алабуга” МИЗ территориясендә Төркия партнерлары белән бергә 800 мең тонна яшелчә продукциясе җитештерү проекты бар.

“Бүген төп бурыч – авылларга ярдәм итү, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Авыл хезмәтчәннәренә яшәү һәм эшләү өчен шартлар булдыру зарур. 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш программасында агросәнәгать комплексы мөһим булып тора. Бу бүген илнең азык-төлек иминлеген саклау өчен дә актуаль”.

Рөстәм Миңнеханов «Просто молоко» идарәче компаниясенең дөньякүләм җитештерүчеләргә көндәш була, чит илдән кертелгән товарларны алмаштыра алырлык продукция җитештерүе, аның 38 төр яңа продукция чыгаруы турында белдерде.

Аннары «Просто молоко» Идарәче компаниясе генераль директоры Марат Моратов, Санкт-Петербург аграр университеты ректоры Виктор Ефимов та чыгыш ясады.

Шулай ук панель сессиясендә катнашучылар Россия авыл хуҗалыгына һәм азык сәнәгатенә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәте, агросәнәгать комплексына инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар булдыру, Татарстан мисалында азык индустриясенең инвестицион җәлеп итүчәнлеге һ.б. темаларны кузгаттылар.

Сессия тәмамланганда сораулар һәм җаваплар сессиясе узды. Иң күп сорау ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка бирелде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды