И.Халиков: «Җылылык җибәрү һәм ягу сезонында яхшы динамика сакланыр дип өметләнәм»

Узган сезонның җылыту чоры башында торак фондны җылыту системасы әзерлеге 95 процент тәшкил иткән

 (Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Халыктан шикаятьләр саны кимү, Татарстанда ягу сезонына кагылышлы үткәрелгән эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2014/2015 елларның ягу сезонында ТР җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс эшләрен оештыру нәтиҗәләре һәм 2015/2016 еллар ягу чорына нәтиҗәле әзерлек буенча бурычлар турында” гы темага багышланган утырышта белдерде.

“Халыктан килгән шикаятьләр саны кимү, башкарылган эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу - эшнең тотрыклылыгы, шулай ук мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр булганчы, оператив эшләү нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте И. Халиков.

“Ягу сезоны башланганчы, газлаштыру фонды җылыту системасына 4 781 фатирны күчергән, 16 блоклы модуль котельнялар урнаштырылган”, - дип билгеләп үтте И. Халиков, шулай ук бу өлкәдә игътибар үзәгенә алырга тиешле мәсьәләләр дә күп булуын искәртте.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2014 елда ягу сезоны 16 сентябрьдә башланды һәм 12 майга кадәр дәвам итте, дип белдерде. Узган сезонның ягу чоры башында торак фондны җылыту системасы әзерлеге 95 процент, ә социаль өлкә һәм инженер инфраструктурасы объектлары әзерлеге 100 процент тәшкил иткән.

Россия Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров белдергәнчә, узган ел җитди проблемалар тумаган. Шулай да ягу сезонына әзерлек һәм тәэмин ителеш гади булмаган. “Узган ел белән чагыштырганда, төп энергетика субъектларында һәлакәтләр саны арткан. Модернизация чаралары үткәрелүгә карамастан, җиһазлар тузган һәм бу, беренче чиратта, «Уруссинской ГРЭС» компаниясенә кагыла”, – дип белдерде ул.

«Газпром межрегионгаз Казань» ЯАҖ генераль директоры урынбасары Камил Абдуллин белдергәнчә, 2014-2015 елда җылыту чоры тулысынча газ белән тәэмин ителде, кышын социаль предприятиеләрне җылытудан туктату очраклары булмады.

И. Халиков ягу сезонында яхшы эшләгән район башлыкларына рәхмәт белдерде. “Бездә газ өчен бурыч артуы күзәтелмәгән, кайбер районнар буенча бурычлар кимегән дә”, - диде ул.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бүген мәгариф объектларын ягу сезонына әзерләү буенча эшләр җайга салынган, дип белдерде. Аның сүзләренчә, ягу сезонына әзерлек агымдагы елның 1 сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

Илдар Халиков киңәшмәгә нәтиҗә ясап, ягу сезонына әзерлек – эшнең мөһим этабы, дип белдерде. “Соңгы ике елдагы җылылык җибәрү һәм ягу сезонында яхшы динамика сакланыр дип өметләнәм”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.