Рөстәм Миңнеханов: “Илнең закон чыгару-хокукый базасы камил булырга тиеш”

Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Германия халыкара хокукый хезмәттәшлек фонды директоры Матиас Веккерлингны кабул итте
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Германия халыкара хокукый хезмәттәшлек фонды директоры Матиас Веккерлингны кабул итте.
Очрашуда шулай ук ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәис Сәхиев, Татарстан Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов һәр эшнең бик тә җитди хокукый нигезе булырга тиешлеген ассызыклады. “Без хокук хезмәтләренең дөнья бергәлегенә интеграцияләнүенә карата кызыксыну белдерәбез, - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте башлыгы. - Илнең закон чыгару-хокукый базасы камил булырга тиеш”.
Очрашу тәмамланганнан соң Матиас Веккерлинг хәбәр иткәнчә, аның Татарстанга килүенең төп максаты – Казанда бүген үз эшен башлап җибәргән “Ярлыкау, җинаятьләрне үтәтү, наркотиклар куллану һәм сатуга бәйле җинаятьчелек һәм ювеналь юстиция” дигән халыкара семинарда катнашу.
“Семинар Ауропа Советы экспертларының катнашы һәм теләктәшлеге, шулай ук РФ Президенты Администрациясе һәм төбәк хакимиятләренең ярдәме белән оештырыла, - дип хәбәр итте Матиас Веккерлинг. – Форум барышында төп игътибар балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьчелек проблемасына, шулай ук наркотикларны сатып алу, сату һәм куллануга бәйле мәсьәләләргә биреләчәк”.
“Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында без семинарны үткәрүнең максатлары хакында сөйләдек һәм аның тарафыннан җитди ярдәм алдык”, - дип ассызыклады Матиас Веккерлинг.
Матиас Веккерлингның сүзләренә караганда, Германия фонды җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм аны кисәтү мәсьәләләре белән генә түгел, аерым алганда, хокук өлкәсендә белгечләр әзерләү белән дә шөгыльләнә. “Без хокук өлкәсендә яшь белгечләр әзерләүдә, шулай ук муниципаль өлкә белгечләрен хокукый яктан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрүдә ярдәм күрсәтергә әзер, - дип хәбәр итте Матиас Веккерлинг. – Татарстандагы коллегалар белән бергә республикада криминоген һәм хокукый хәлне яхшыртуда зур өлеш кертә алырбыз дип өметләнәм”.
Германия халыкара хокукый хезмәттәшлек фонды ГФР Федераль юстиция министрлыгы йөкләмәсе буенча 1992 елдан бирле демократик хокукый реформаларны үстерүдә фәнни һәм оештыру ягыннан ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек алып бара. Фондның төп миссиясе халыкара хокукый хезмәттәшлеккә булышлык күрсәтүгә кайтып кала. Аның эшчәнлегенең тагын бер мөһим аспекты – суд хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүдә ярдәм күрсәтү һәм милли законнарны Ауропа Берлеге нормалары белән гармонияләштерү өлкәсендә партнер-илләр белән хезмәттәшлек итү. Матиас Веккерлинг хәбәр иткәнчә, Татарстан суд хезмәткәрләренең Германиядә стажировка узуын оештыру мөмкинлеге, шулай ук Казанда тематик семинарлар үткәрүгә бәйле мәсьәләләр дә карала.
Фондның Россия партнерлары белән хезмәттәшлеге Россия законнарын, суд практикасын үстерү процессында Германиянең хокукый тәҗрибәсен нәтиҗәле куллануга юнәлдерелгән индивидуаль махсуслаштырылган проектлар формасында гамәлгә ашырыла. Фонд немец экспертларына бәяләмә язу, аналитик белешмәләр әзерләү, хокук өлкәсендә Россия-Германия арасындагы диалогка теләктәшлек күрсәтү максатыннан конференция һәм семинарлар үткәрүдә ярдәм итә.