ТР Президенты белән Бөтендөнья Дубай сәүдә үзәге генераль директоры "Казан Экспо" проектын чынга ашыру мәсьәләләре буенча сүз алып барды

БГӘдә очрашуда катнашучылар күргәзмә эшчәнлеген оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген карадылар

 (Казань, 4 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья Дубай сәүдә үзәге генераль директоры Хелал Сәет әл-Мари белән очрашты. Очрашуда төрле халыкара күргәзмәләр оештыручылар да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья Дубай сәүдә үзәге, мөһим күргәзмә чаралары үткәрү урыны буларак, бөтен дөньяга танылган, диде. Ел саен биредә инвестицион форум уза, анда Татарстан үз күргәзмә экспозициясен тәкъдим итә.

Бүген Казанда «Казан Экспо» эре күргәзмә үзәге төзелеше өстендә эшлиләр, диде Р.Миңнеханов. Бу проект Татарстан башкаласы 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Дөнья чемпионатын үткәрү хокукын откач бигрәк тә актуальләшкән дип саный Президент.

Фикер алышу вакытында Миңнеханов белән әл-Мари "Казан ЭКспо" проектын чынга ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү юлларын карадылар. "Сез бу өлкәдә җитди тәҗрибәгә ия, сезнең белән хезмәттәшлек итәргә шат булыр идек", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Шулай ук очрашуда катнашучылар күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм эре күргәзмә үзәкләре белән идарә итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге буенча фикерләштеләр.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.