420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда, шулай ук, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Людмила Романова Чаллыда Haier оешмасы җитештерүен алга таба үстерү һәм берничә уртак проектны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.