Татарстан Республикасы Туризм агентлыгы җитәкчесе билгеләнде

Ул - бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары вазыйфасын биләгән Сергей Иванов

  (Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа оештырылган Татарстан Республикасы Туризм агентлыгына җитәкче билгеләү турындагы Указга кул куйды. Анда бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары вазыйфасын биләгән Сергей Иванов җитәкчелек итәчәк.

Искәртеп узабыз: кичә оештырылган ТР Туризм агентлыгы махсус компетенциядәге, республикада туризм өлкәсендә дәүләт идарәсе буенча функцияләрне башкаручы ТР дәүләт хакимияте башкарма органы булып торачак. Агентлык җитәкчесе ТР Министрлар Кабинеты составына кертеләчәк.