Рөстәм Миңнеханов Татарстан Профсоюзлары федерациясе конференциясендә катнашачак

Чарада берләшмәнең яңа җитәкчеләрен сайлаячаклар.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Иртәгә, 4 декабрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясенең йомгаклау-сайлау конференциясендә катнашачак. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Конференциядә федерация рәисе, рәис урынбасары һәм яшьләр советы рәисе сайланачак», — диде Лилия Галимова.

Конференциядә Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков, республика министрлыклары, ведомстволары, әйдәп баручы оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашачак.

Бүген республиканың Профсоюзлар федерациясе 800 мең кешене берләштерә.