Россия Президенты: “Коррупция – Россия үсеше өчен киртә”

Путин Дәүләт Думасының кайбер вак җинаятьләрне административ хокук бозулар рәтенә кертү турындагы тәкъдимне хуплавын сорады

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). 2016 нчы елда Дәүләт Думасына сайлау узачак. Бүген РФ Президенты Владимир Путин Россия Федераль Җыенына юлламасында сайлау алды көндәшлегенең гадел һәм үтә күренмәле, закон кысаларында һәм сайлаучыларга ихтирам белән узарга тиешлеген шәрехләп узды.

“Депутатлыкка кандидатлар программаларында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә игътибар бирелер дип уйлыйм. Бу мәсьәләләр җәмгыятьне борчый. Коррупция – Россия үсеше өчен киртә, - дип саный В. Путин. Ул искәрткәнчә, бүген түрәләр, хокук саклаучылар, депутатлар керем һәм чыгымнары, күчемсез милек, шул исәптән чит илдәгеләре, буенча декларацияләр бирергә тиеш. - Хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең туганнары, дуслары, якыннары фирмалары белән рәсмиләштерергә теләгән контрактлары, подрядлары турында мәгълүмат та ачыкланачак. Шәхси кызыксынучанлык, мәнфәгатьләр низагы билгеләре булган вазгыятьләр шундук игътибар зонасына эләгәчәк”, - дип кисәтте Илбашы.

Президент билгеләп үткәнчә, бүген судка барып җиткән һәр икенче җинаять эше вак җинаятьләр белән бәйле, яп-яшь кешеләр иректән мәхрүм итү урыннарына эләгә. “Хөкем ителү аларның алдагы язмышында тискәре эз калдыра”, - дип, ул Дәүләт Думасын Россия Югары судының Җинаять кодексының берничә маддәсен җинаять җаваплылыгыннан алу (декриминализация) һәм артык куркыныч тудырмаган җинаятьләрне административ хокук бозулар рәтенә кертү турындагы тәкъдимен хуплавын сорады. Әмма, Путин искәрткәнчә, бер төзәтмә белән: шушы ук җинаятьне яңадан кылган очракта, ул җинаять эше кебек каралачак.