ТР Президенты мәчет һәм чиркәүләрнең янгынга каршы куркынычсызлыгын яхшырту чараларын эшләүне йөкләде

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән хәлләр министрлыгы белән ТР Эчке эшләр министрлыгына йөкләмә бирелде

  (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгынга каршы иминлек тәэмин итү комиссиянең соңгы утырышындагы карарларның үтәлешен тикшерүне йөкләде.
Искәртеп узабыз, ТР Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы агымдагы елның 29 ноябрендә ТР Хөкүмәт йортында узды. Ул яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү вакытында кешеләр күпләр җыела торган социаль объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чараларга багышланган иде. Моннан тыш, агымдагы елда чиркәүләрдә янгыннар саны арту мәсьәләсе дә каралды.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән хәлләр министрлыгы белән ТР Эчке эшләр министрлыгына чиркәъләрне һәм мәчетләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен тикшерүне, шулай ук атна дәвамында бу вәзгыятьне яхшырту буенча тщкъдимнәр әзерләүне йөкләде.