Татарстанга Герман Греф килде

Россия Саклык банкы идарәсе рәисе ике көнлек эш сәфәре белән республикада

(Казан, 3 декабрь «Татар-информ»). Бүген “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф ике көнлек эш сәфәре белән Татарстанга килде. Аны “Казан” Халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Герман Греф килү белән “ТР Саклык банкы” бүлегенең үзәк офисына юнәлде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.