«Химград» технополисы үзенең үсешендә Саклык банкына өметләнә

Казан технополисы Россия Саклык банкы белән килешү төзеде

 (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). “Россия Саклык банкы” идарәсе һәм “Химград” технополисы” инновацион индустриаль паркы” хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф барында Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге җитәкчесе Рушан Сәхбиев һәм “Химград” Директорлары советы рәисе Альберт Кәримов имзалады.
Килешү билгеле бер шартларны билгели, яклар озак вакытлы хезмәттәшлекне үстерүдә алар нигезендә эшләргә ниятли, дип хәбәр итә Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” матбугат хезмәте.
А.Кәримовның мәгълүматы буенча, "Химград” проектын тормышка ашыру 2007 нче елда Казанның “Тасма” предприятиесе мәйданчыгында башланган. Хәзер мәйданчыкта яңа корпуслар төзелеше планлаштырыла, моңа 900 млн. сум таләп ителә.
“Химград” технополисы - химия һәм полимер продукцияне эшкәртү өлкәсендә эшли торган кече һәм урта бизнес компанияләренә ярдәм итү инфраструктурасының аерым бер элементы.