Герман Греф: “Татарстанга үсешендә ярдәм итүем белән горурланам”

ТР Президенты “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышын уздырды

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Саклык банкы җитәкчелеге ТР белән хезмәттәшлек алып бару һәм төбәкнең социаль-икътисади үсеше проектларын тормышка ашыру белән кызыксына. Бу хакта бүген “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе-президенты Герман Греф “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышында белдерде. Утырышны Россия Саклык банкының Казандагы “Татарстан банкы” бүлегенең төп офисында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Утырышны ачканда, ТР Президенты, үз вакытында “Казаньоргсинтез” ААҖ күрсәткән ярдәм өчен, Герман Грефка рәхмәт белдерде. “Саклык банкы ярдәме белән без авыр кризисны үттек, һәм хәзер предприятие яхшы нәтиҗәләр күрсәтә”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, ТРның нефтьчеләре, машина төзүчеләре Саклык банкы белән актив хезмәттәшлек алып бара. Саклык банкы ТРның агросәнәгать комплексына ярдәм итә, банк Универсиадага әзерлек эшендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Саклык банкы республиканың барлык корпоратив кредитларының 19 процентын тәэмин итә. “Әгәр дә без стратегик хезмәттәшлеккә өметләнсәк, бу сан үсәргә тиеш, дип саныйм”, - дип белдерде ТР Президенты.
Ул Герман Грефка ТРның зур сәнәгать мәйданчыклары турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын тормышка ашыруда Саклык банкының ролен билгеләп үтте. “Без Саклык банкы белән тормышка ашырган проектлар ярдәмендә генә 2 меңнән артык эш урыны булдырылган”, - дип хәбәр итте ТР Президенты.
Ул шулай ук, Болгар һәм Свияжск һәйкәлләрен торгызуда ярдәм күрсәткән өчен, Герман Грефка рәхмәт белдерде.
Герман Греф ТРның икътисади үсеше казанышларын билгеләп үтте. “Сездә икътисадның структурасы баланска салынган”, - дип белдерде Саклык банкы башлыгы.
Ул хезмәте өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә Саклык банкы ягыннан ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды. “Барлык эшләрдә дә без сезнең белән бергә булачакбыз”, - диде Герман Греф.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин “Нефть химиясен кластерлы үстерү” доклады белән чыгыш ясады. Ул республиканың икътисади үсеше проектлары перспективалары турында сөйләде.
“Казан синтетик каучук заводы” ААҖ Директорлары советы рәисе Евгения Даутова метилхлорсилан производствосы проектлары турында чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, импортны алыштыра торган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән заводны 2015 нче елның ахырына сафка бастыру планлаштырыла.
“Проект алай ук зур түгел, ләкин дәүләт өчен стратегик яктан мөһим. Безнең әлеге продукциядән башка күп кенә оборона эшләнмәләре сорау астында кала ала”, - дип билгеләде Евгения Даутова һәм Герман Грефка проектны финанслау мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Казан ТЭЦ-2ын модернизацияләү проекты турында сөйләде. Проект 220 МВт куәтле ике General Electric газ турбинасын урнаштыруны күз алдында тота. Проектның бәясе - 12,8 млрд сум, яңа җиһазны 2015 нче елда сафка бастырырга планлаштырылган. “Генерирующая компания” ААҖ Саклык банкыннан 5 елга 5 млрд сумлык кредит алырга исәпли.
Рәүзил Хаҗиев сүзләренчә, “Генерирующая компания” ААҖ планында – Алабуга ТЭЦын һәм Казан ТЭЦ-1ын модернизацияләү. Аларның бәясе – якынча 12 млрд сум, яртысын кредит рәвешендә җәлеп итү планлаштырыла.
“Химград” ААҖ Директорлары советы рәисе Альберт Кәримов технополисның үсеш планнары турында хәбәр итте, әлеге планнарны финанслау өчен, Саклык банкыннан кредит алына.
“Монда без башка күп кенә төбәкләрдә хыялларда гына булган нәрсәләрне күрәбез. Һәм сез, үзегезнең конкурентлы өстенлекләрегезне үстереп, дөрес юлдан барасыз. Без монда, Татарстанда компетенцияләрне ныгытырбыз һәм сезнең барлык проектларда яхшы партнер булырга тырышырбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Саклык банкы башлыгы Рөстәм Миңнехановка.
Утырыш соңында Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы һәм ТР арасында тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Шулай ук ТР Президенты һәм Саклык банкы башлыгы барында банк белән “Генерирующая компания” ААҖ, банк белән “Химград” технополисы арасында килешүләргә кул куелды.
Герман Греф журналистлар белән әңгәмәсендә: “Мин Татарстанга үсешендә ярдәм итүем белән горурланам. Бу безнең илнең ничек үсәргә тиешлегенең искиткеч үрнәге”, - диде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкын Россиянең иң заманча банкы дип атады. Р.Миңнеханов сүзләренчә, ТР җитәкчелеге Саклык банкы белән хезмәттәшлекне югары бәяли һәм алга таба да уртак проектларны тормышка ашырырга әзер.