Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов Казанда Саклык банкының яңа форматтагы бүлеген ачтылар

Алар символик төймәгә басып, яңа бүлекне эшләтеп җибәрделәр

 (Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлов). Бүген “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең эре банкының Казанда Бутлеров урамындагы үзәк офисында урнашкан яңа форматтагы бүлеген ачу тантанасында катнаштылар.

Бу - ТРда Саклык банкының яңа форматтагы беренче офисы, монда финанс оешмасы клиентлары банк хезмәтләренең һәм продуктларының тулы комплексын ала ала.

Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов символик төймәгә басып, яңа бүлекне эшләтеп җибәрделәр.

Соңыннан Россия саклык банкының ТР бүлеге җитәкчесе Рушан Сәхбиев Герман Грефка һәм Рөстәм Миңнехановка, хезмәтләрне тиз арада һәм уңайлы рәвештә алу өчен, банк клиентлары файдалана ала торган техник мөмкинлекләрне күрсәтте. Аерым алганда, яңа банкомат, “Электрон Татарстан” системасы белән бергә программа тәэмин ителеше.

Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы башлыгына республикада ИТ-технологияләр өлкәсендә тормышка ашырыла торган проектлар, аерым алганда, укучылар өчен “ИТ-чемпион” конкурсы турында сөйләде.