«Генерирующая компания» ААҖ Саклык банкы белән килешү төзеде

Сүз Казан ТЭЦ-2ын реконструкцияләү турында бара

 (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Генерирующая компания» ААҖ Саклык банкы белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф барында Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе Сергей Мальцев һәм «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хуҗиев имзалады.
Документ хезмәттәшлекнең төп перспективаларын билгели, аерым алганда, Саклык банкы тарафыннан Казан ТЭЦ-2ын модернизацияләү буенча инвестицион проектны финанслау мөмкинлеге. Бу электр станциясенең энергетик һәм икътисади нәтиҗәлелеген, Казан шәһәрен энергия белән тәэмин итүнең тотрыклылыгын арттырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” матбугат хезмәте хәбәр итте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, проектның әһәмияте шунда - шулай итеп, Казан төбәгенең энергиягә дефицит проблемасы хәл ителә.