Миңнеханов Абрамченко белән очрашачак һәм укытучыларны хөрмәтләүдә катнашачак

Казанда Россия Росреестры һәм Беларусь мөлкәте буенча дәүләт комитеты коллегиясенең уртак утырышы узачак.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә эшлекле очрашу уздырачак, шулай ук Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисади үсеш министры урынбасары – Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Виктория Абрамченко белән эшлекле очрашуны планлаштыра», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Федераль ведомство җитәкчесе Казанга Росреестр коллегиясе һәм Беларусь мөлкәте буенча дәүләт комитетының уртак утырышында катнашу өчен килде. Утырыш барышында геодезия, картография, Җирне дистанцион зондлау, шулай ук җир кадастры, күчемсез милекне дәүләти теркәү һәм аның белән алыш-биреш итү мәсьәләләре буенча фикер алышу көтелә.

Төштән соң Татарстан Президенты республиканың укытучыларын хөрмәтләүдә катнашачак. Чара Ленин исемендәге Казан мәдәни-ял итү комплексында узачак.