news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан экология министрының яңа урынбасарын билгеләде

Ольга Мадиничева ведомствода бәяләү һәм планлаштырылган эшчәнлек бүлеген җитәкли иде.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрының яңа урынбасары итеп Ольга Мадиничева билгеләнде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта боерыкны имзалады.

Моңа кадәр Ольга Мадиничева ведомствода бәяләү һәм планлаштырылган эшчәнлек бүлеген җитәкли иде.

«2021 елның 4 августыннан Манидичева Ольга Владимировнаны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары вазифасына билгеләргә», — диелә боерыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100