Бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съездның пленар утырышы уза

Съезд эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак пленар утырышка җыела. Биредә эшче органнар оеша һәм съездның көн тәртибе расланачак.
 
Пленар утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнашачак. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы рәисе –  Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барачак.
 
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы бүләкләре һәм  Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт каһарманнары» орденнарын да тапшырачак.