Татарстанның төзелеш комплексы хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты вазифасына күрсәтүне хуплады

4 июль көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге конференциясендә сайлауларда катнашу өчен партиядән бердәм кандидат билгеләнәчәк

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанның 167 төзелеш компаниясе хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты вазифасына күрсәтүне хуплады. Алар барысы да "Беренче Идел буе төзелеш берләшмәсе" тармак ассоциациясенә керә. 

Татарстан - төзелеш күләме буенча Россиядә лидерлар рәтендә. Илдә кризис булуга карамастан, республика торак һәм башка объектлар төзелешен дәвам итә, торак фонд, мәктәп, хастаханә һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча зур күләмле эшләр башкарыла. Төзелеш өлкәсе һәрчак республика җитәкчелеге һәм шәхсән Президенты игътибары үзәгендә, дип билгеләп үтә тармак хезмәткәрләре.

Искәртеп узабыз: элегрәк Татарстанның зур предприятиеләре хезмәт коллективлары, Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүчеләр, шулай ук КФУның Химия институты хезмәткәрләре һәм укытучылары республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барган юнәлешне хуплап чыгыш ясаган иде.

27 июнь көнне бөтен республикадан 1,5 мең сайлаучы катнашкан праймериз барышында ТР Президенты вазифасына күрсәтү өчен 3 кандидатура билгеләнде. Алар - Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов. 4 июль көнне "Бердәм Россия" төбәк бүлеге конференциясендә сайлауларда катнашу өчен партиядән бердәм кандидат билгеләнәчәк.