Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасының Россиядәге илчесе белән очрашты

Яклар киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары буенча фикерләште

  (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татартан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында Казакъстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марат Таҗин белән очрашты.

Яклар төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикерләште.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Казакъстан мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, икътисадый һәм техник элемтәләр яңа дәрәҗәгә чыга, дип ассызыклады.

Марат Таҗин, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Казакъстан белән Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләр киләчәктә дә үсеш алачагына һәм ныгыячагына ышануын әйтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.