Рөстәм Миңнеханов Барселона шәһәр мохите департаменты директоры Висенте Гуайарт белән очрашты

Яклар, аерым алганда, шәһәр киңлеген үзгәртү турында сөйләште

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Барселона шәһәре советы архитекторы, шәһәр мохите департаменты директоры Висенте Гуайарт белән очрашты.

Татарстан Республикасы  Хөкүмәте йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Висенте Гуайарт дөнья шәһәрләренең тарихи өлешен саклау һәм төзекләндерү, шәһәр киңлеген һәм шәһәр халкы менталитетын үзгәртү кебек темаларга сөйләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: архитектор Висенте Гуайарт бүген Казанда урбанизм темасына лекция укый. 

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.