Россия Премьер-министры ТРда “Иннополис” инновацион үзәген булдыру турындагы боерыкны имзалаган

Боерык 2020 нче елга кадәр РФнең Инновацион үсеше стратегияләрен тормышка ашыру максатыннан эшләнгән

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев “ТРда “Иннополис” инновацион үзәген булдыру турында”гы боерыкны имзалаган.

Документ, РФ Хөүмәте Рәисенең 2013 нче елның 23 маендагы “ТРда “Иннополис” инновацион үзәген булдыру турында”гы карар проектын эшләп бетерү турында йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан, Россия Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.

“Боерык 2020 нче елга кадәр РФнең Инновацион үсеше стратегияләрен тормышка ашыру максатыннан эшләнгән һәм ТР Президентының “Иннополис” бистәсендә шундый ук исемле территориаль аерым инновацион үзәк булдыру турындагы тәкъдимен хуплауга юнәлдерелгән”, - диелә РФ Хөкүмәте сайтында бастырылган документта.

Мондый үзәк Татарстанның фәнни һәм мәгариф потенциалыннан файдалану нәтиҗәлелеген яхшыртачак, бу РФдә мәгълүмат технологияләре тармагы үсешенә китерәчәк, шулай ук яңа эш урыннары оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Боерыкны тормышка ашыру 2011 нче елның 30 нчы ноябрендә кабул ителгән “2012 нче елга һәм 2013, 2014 нче еллар планлы чорына федераль бюджет турында” ФЗ 11 нче маддәсенең 18.1 пунктында каралган 1,73 млрд. сум һәм 2012 нче елның 3 нче декабрендә кабул ителгән “2013 нче елга һәм 2014, 2015 нче еллар планлы чорына федераль бюджет турында” ФЗ 11 маддәсенең 13 пунктында каралган 3 млрд. сумнан тыш, федераль бюджеттан өстәмә акчалар таләп итмәячәк.