Путин Татарстанның биш кешесен РФ мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләгән

ТР буенча Баш федераль инспектор әлеге кешеләргә рәсми телеграммалар юллаган

 (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның 2013 нче елның 26 нчы июнендә раслаган Указы нигезендә ТРның 5 кешесе РФ дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.

Хезмәттә ирешелгән уңышлар, күп еллар дәвамында намуслы эш һәм актив эшчәнлек өчен, II дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” орден медале белән “Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП кондитеры Әлфия Гайнанова, “Гамәли оптика дәүләт институты” фәнни-җитештерү берләшмәсе” ААҖ механика-җыю эшләре слесаре Владимир Платов, “Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП мәктәптә туклану төркеме җитәкчесе Ирина Сидорина бүләкләнгән.

Азык-төлек индустриясе өлкәсендә казанышлары һәм күп еллар дәвамында намуслы хезмәте өчен, “РФ атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” исеме “Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП генераль директоры Марат Каһармановка бирелгән.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә казанышлары һәм күп еллар дәвамында намуслы хезмәте өчен, “РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минисры урынбасары Минсәгыйрь Нуретдиновка бирелгән.

ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов аларны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән һәм үз исеменнән котлап, рәсми телеграммалар юллаган, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.