Казанда FISU Генераль ассамблея утырышы ачылды

Утырышта катнашучыларны Илдар Халиков сәламләде

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Генераль ассамблея утырышы ачылды. Ике көнлек утырышта катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Ассамблея утырышында FISU президенты Клод-Луи Гальен, FISU ның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырыш дәвамында XXVII Бөтендөнья студент уеннары хуҗабикәсе Казанның Уеннарны үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре күтәреләчәк.
Көн кадагында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леоновның, 5 ел дәвамында Универсиадага әзерлек кысаларында башкарылган эшләр турындагы хисабы, Клод-Луи Гальенның федерациянең соңгы ике елгы эшчәнлеге турындагы доклады, шулай ук FISU генераль секретаре Эрик Сайнтрондның федерациянең студентлар спорты үсешендәге өстенлекләре турындагы чыгышы бар.
Илдар Халиков утырышта катнашучыларны Татарстан Президенты һәм республика халкы исеменнән сәламләп, Универсиада ачылуга нибары өч көн калуын искәртте. Хөкүмәт башлыгы, Бөтендөнья студент уеннары кебек киңкүләм спорт чараларын уздыру, шәһәрләр, төбәкләр үсеше өчен куәтле стимул, шулай ук сәламәт буынны тәрбияләү өчен ныклы этәргеч булуын билгеләп үтте. “Казанда узачак Универсиада чын мәгънәсендә гомумилли проект булды, аны тормышка ашыруга илебезнең гражданлык җәмгыятенең барлык структуралары, дәүләт органнары, югары уку йортлары, иҗтимагый, спорт һәм яшьләр оешмалары җәлеп ителгән. Универсиадага әзерлек барышында Казан тамырдан үзгәрде, күпкә уңайлырак, күркәмрәк һәм заманча шәһәргә әверелде”, - дип белдерде Премьер-министр. Аның фикеренчә, заманча инфраструктура һәм квалификацияле кадрлар потенциалы Казанга киләчәктә дә югары дәрәҗәдәге чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. “Универсиада елның иң мәртәбәле спорт чарасы булып кына калмас, ә халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанасы килә”, - дип тәмамлады чыгышын Илдар Халиков.
Премьер-министр чыгышыннан соң, Клод-Луи Гальен, Казандагы Универсиаданың иң уңышлысы булачагына өмет баглады. “Татарстан халкы, Универсиада иң югары дәрәҗәдә узсын өчен бик күп көч түккән, зур тырышлык куйган”, - дип белдерде.
Алга таба мандатлар саны буенча комиссия хисабы тыңланды. Кагыйдә буларак, Халыкара студентлар спорты федерациясенең мондый утырышлары ике елга бер тапкыр Универсиада башланырга 2-3 көн кала үткәрелә.