Владимир Путин 1 августтан Россия федераль милек фондын юкка чыгарырга боерык бирде

Россия Премьер-министры Владимир Путин 2008 елның 1 августыннан Россия федераль милек фондын юкка чыгарырга боерык бирде, фондның функцияләре федераль милек белән идарә итү Федераль агентлыгына күчәчәк
(Мәскәү, 3 июль, “Татар-информ”, Рафаэль Мөхәммәтов). Россия Премьер-министры Владимир Путин 2008 елның 1 августыннан Россия федераль милек фондын юкка чыгарырга боерык бирде. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Премьер-министр 28 июнь датасы күрсәтелгән тиешле боерыкка кул куйды.
Россия федераль милек фондының функцияләре, алдан хәбәр ителгәнчә, федераль милек белән идарә итү Федераль агентлыгына күчәчәк. Фондның элеккеге рәисе Юрий Петров май аенда аның башлыгы итеп билгеләнде.