Минтимер Шәймиев Россия делегациясе составында Ашхабадка очты

ТР Президенты РФ Президенты җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Ашхабадка очты
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Ашхабадка очты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Дмитрий Медведевның Төркмәнстанга рәсми визиты 4-5 июль көннәренә билгеләнгән. Визит кысаларында Россия Президенты ике илнең сәяси һәм икътисади элемтәләре үсешенә игътибар юнәлтәчәк.
Д.Медведев Ашхабадка үз коллегасы Гурбангулы Бердымөхәммәдовның чакыруы буенча бара. “Визит барышында Россия-Төркмәнстан диалогы югары дәрәҗәдә дәвам итәчәк”, - дип белдерде ИТАР-ТАСС агентлыгына РФ Президенты ярдәмчесе Сергей Приходько. Ул искәртеп узганча, февраль аенда ике илнең президенты Мәскәүдә узган формаль булмаган саммитта катнашкан иде, ә 6 июнь көнне Д.Медведев һәм Г.Бердымөхәммәдов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Санкт-Петербургта очрашты.
Россия Президентының визиты барышында хөкүмәтара, ведомствоара һәм коммерция характерындагы дистәләгән документ имзаланачак. Сәфәр нәтиҗәләре буенча Россия-Төркмәнстан уртак белдерүенә кул кую ниятләнә.
Моннан тыш, зур компания вәкилләре кайбер килешүләрне дә имзалаячак: “Визит барышында Ашхабадтагы “КАМАЗ” укыту-сервис үзәген ачу да күздә тотыла”, - дип хәбәр итте С.Приходько.
Искәртеп узабыз, күптән түгел Төркмәнстан Президентының Татарстанга сәфәре барышында Казан Кремлендә Татарстан һәм Төркмәнстан хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелган иде. Анда, аерым алганда, якларның нефть һәм газ эшкәртү, нефть химиясе, шулай ук табигый битумны үзләштерү өлкәләрендәге хезмәттәшлекне үстерәчәкләре әйтелә.
Ил башлыгын сәфәрдә Кремль администрациясе башлыгы Сергей Нарышкин, тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Президент ярдәмчесе Сергей Приходько, мәдәният министры Александр Авдеев, энергетика министры Сергей Шматко, шулай ук Татарстан, Калмыкия, Әстерхан өлкәсе җитәкчеләре, Санкт-Петербург губернаторы озатып йөри.