Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының төзелеш буенча эш төркеме утырышын үткәрде

Утырышта катнашучылар төзелеш өлкәсендәге бүгенге вазгыять һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының төзелеш буенча эш төркеменең чираттагы утырышын үткәрде. Чара видеоконференция форматында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин мөрәҗәгать итте. Ул искә төшергәнчә, Владимир Путин ил Хөкүмәтенә ай ярым дәвамында илкүләм проектлар күрсәткечләрен актуальләштерергә йөкләде. Игорь Левитин сүзләренчә, һәр аерым илкүләм проект буенча эшче төркем утырышлары үткәрергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия Төзелеш министрлыгына үз торак шартларын яхшырткан гаиләләр санын һәм һәркем сатып ала торган торак дәрәҗәсе күрсәткечләрен исәпләү ысулына үзгәрешләр кертүне эш төркеме утырышында карау кирәклеге турында мөрәҗәгать җибәрелгән.

Республика Президенты хәбәр иткәнчә, эшче төркем секретариаты алдына куелган барлык йөкләмәләр дә үтәлгән.

Ул искә төшергәнчә, илдә икътисади вазгыять җитди үзгәрде, төзелеш тармагына ярдәм итү өчен дәүләт башлыгы тарафыннан мөһим карарлар кабул ителде. Алар — яңа торак алуга еллык ставкасы  6,6 процент булган ипотека кредиты программасы, алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү өчен фонд булдыру һәм башкалар.

Торак файдалануга тапшыруның югары күрсәткече белән бәйле рәвештә, яңа төзелә торган торакны инженер инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итүгә ихтыяҗ бар, диде республика җитәкчесе.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләренчә, ил Хөкүмәтенең икътисадны җанландыруның илкүләм планын булдыру өстендә актив эшләвен әйтте. Бу планга төзелеш өлкәсе белән бәйле 173 чара кертелгән.

Шулай ук утырышта эш төркеме әгъзалары хәзерге шартларда төзелеш тармагын алга таба үстерү мәсьәләләре һәм төзелеш темпларын үстерү өчен башка актуаль темалар буенча фикер алышты.