Татарстанда терлек азыгы әзерләү техникасының 95 проценты яхшы хәлдә

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр итүенчә, язгы сабан ашлыгы планлаштырылганнан күбрәк - 1,8 млн гектарда чәчелгән.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда язгы кыр эшләре оешкан төстә әйбәт башкарып чыгылды. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык муниципаль районнар белән үткән киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр итүенчә, язгы сабан ашлыгы планлаштырылганнан күбрәк - 1,8 млн гектарда чәчелгән. Быел барлыгы 2,9 млн гектарда чәчү эшләре башкарылган.

Һава шартлары белән бәйле кайбер үсемлекләр үсешендә бераз калышу сизелү алай ук куркыныч тудырмый, эшлисе була, дип билгеләп үтә Марат Әхмәтов үз чыгышында. 500 мең гектарда уҗымнар әйбәт сакланган. Агымдагы ел җәйге чәчүлекләр өчен файдалы булуын белдерә ул.
Азык әзерләү техникасы бүгенге көндә 95 процент әзерлектә, дип җиткерә министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, күпчелек районнарда – Актанышта, Арчада, Әтнәдә, Балтачта, Биектауда, Зәйдә, Сарманда һәм Теләчедә техника кабул итү башкарылган инде.

Татарстан Президенты киңәшмә барышында нинди үсемлекләргә һава торышы килешмәвен, кояш җитмәвен белеште. Марат Әхмәтов җавабында кукуруз һәм көнбагышка җылы җитмәве билгеле булды.
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, министр республикада күпьеллык үләннәрне өстәмә чәчү чаралары каралуын җиткерде.