Татарстанда 146 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт бара

2017 елга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 996 объектның 869ында эш башланган.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында гражданнарны җимерек хәлдәге йортлардан күчерү программасы кысаларында 4 мең 405 килешү - 161 мең 199,33 квадрат метр мәйданны сатып алуга төзелгән. Бу гомуми килешүләрнең 90 процентын тәшкил итә. Тагын 503 килешү төзисе калган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык муниципаль районнар белән үткән киңәшмәдә сөйләшенде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә, Татарстанда 2017 елда 43 муниципаль районда капиталь ремонт үткәрелә торган күпфатирлы йортларда 1 мең 882 тикшерү  булган. 8 районда техника куркынычсызлыгы бозылу буенча 23 факт ачыкланган.

Ирек Фәйзуллин республикада җимерек хәлдәге йортлардан күчерү программасы буенча йортлар төзелү дәвам итүен җиткерде. Эш 60 объектта бара. 3 объектта (Яшел Үзәндә, Казанда, Ютазыда 1әр йорт) төгәлләнгән. 28 объектта бизәү эшләре, 16сында түбә эшләре алып барыла. 13 объектта диварлар өелә.

2017 елга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 43 муниципаль районда 996 объектның 869ында эш башланган.

2017 елда 146 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт планлаштырылган, һәм аларда эш башланган.

Киңәшмәдә шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларына , ресурс үзәкләренә, мәдәният объектларына, амбулатор-поликлиника учреждениеләренә 2017 елга каралган капиталь ремонт эшләре баруы җиткерелде.