Миңнеханов Һиндстан Премьер-министрының Россия төбәк башлыклары белән очрашуында катнашты

Очрашу Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы барышында узды.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россия төбәкләре башлыклары белән очрашты. Очрашу 2 июньдә, Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы программасы кысаларында узды. Анда шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Чара “Экспофорум” конгресс-күргәзмә үзәгендә үтте.

Әлеге чара башланганда, Россия һәм Һиндстанның икътисади һәм инвестиция потенциалы видеопрезентациясе тәкъдим ителде. Презентациядән соң Россия төбәкләре башлыклары Һиндстан Республикасы белән хезмәттәшлек өчен кызыклы булган юнәлешләрне күрсәттеләр.