Рөстәм Миңнеханов «Schneider Electric» компаниясе делегациясе белән очрашты

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында кунаклар кабул итте

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов «Schneider Electric» компаниясе делегациясе белән очрашты, анда республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачканда кунакларны сәламләде. “Без «Schneider Electric» компаниясе делегациясен кабул итә алуыбызга шат. Корпоратив чараны үткәрү урыны буларак Казанны сайлавыгыз куандыра, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов кунакларга. – Бу республиканың инвестицион потенциалын күтәрүгә ярдәм итә”.
“Без югары технологияле күп кенә проектлар гамәлгә куябыз, дөньяга танылган компаниянең безгә килүе әһәмияткә ия, - дип белдерде Татарстанның Премьер-министры. – Хәзер сезнең компания республикада югары технологияләрне кертә”.
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин компания делегациясенә республиканың икътисади потенциалын тәкъдир итте.
«Schneider Electric» концерны электр энергиясе өлкәсендә дөньякүләм танылган компания.
2006 елның ахырында Татарстан Хөкүмәте, «Татэнерго» ААҖ һәм «Schneider Electric» арасында хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелды, аның кысаларында 2008 елның июлендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты катнашында «Шнейдер Электрик Эквипмент Казань» заводының беренче чираты ачылды. Хәзерге вакытта бу производствода 160 кеше эшли, производство «Q-Park» логистика үзәгендә (Столбище бистәсе) 7 мең квадрат метрны били. Проектка 5 млн. евродан артык инвестиция кертелгән. Завод персоналы Франциядә стажировка үтеп кайткан.
Шулай ук 2008 елның июлендә Казан дәүләт энергетика университетында Россиядә иң зур булган «КГЭУ – Шнейдер Электрик – Татэнерго» уку үзәге ачылды, ул «Schneider Electric» компаниясенең заманча җиһазлары белән тәэмин ителгән. Үзәк студент-энергетикларны укыту, шулай ук Татарстанның һәм якындагы төбәкләрнең компанияләре, оешмалары белгечләрен яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрүгә исәпләнгән.
2009 ел башында Түбән Камада «Schneider Electric» офисы ачылды.