^Рөстәм Миңнеханов “КамАЗ” ААҖ алдында торган бурычларны билгеләде: кече һәм урта бизнесны үстерү һәм финанс хәлен тотрыклыландыру

^Рөстәм Миңнеханов “КамАЗ” ААҖ алдында торган бурычларны билгеләде: кече һәм урта бизнесны үстерү һәм финанс хәлен тотрыклыландыру

(Чаллы, 3 июнь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда 2004 ел нәтиҗәләре буенча “КамАЗ” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бөтен 15 мәсьәләне чишүгә акционерларның сәгатьтән артык вакыты китте.

“КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин үз хисап докладында узган елны төп компания өчен генә түгел, бүлендекләре өчен дә уңышлы дип атады. 2004 елда сатылган продукция күләме 36,2 миллиард сум тәшкил иткән. Кулланучыларга 28151 йөк автомобиле җибәрелгән, бу 2003 елдагы белән чагыштырганда 1,2 тапкыр күбрәк. 41200 “Ока” машинасы, 552 “НефАЗ” автобусы (үсеш – 15 процент), 8703 тагылма һәм ярымтагылма (үсеш – 18 процент), 4,8 миллиард сумлык запас частьләр җибәрелгән.

Россиянең йөк машиналары базарында “КамАЗ” ААҖ өлеше 37,3 процент тәшкил иткән. 2004 елда экспортка сату күләме алдагы ел белән чагыштырганда 34 процентка арткан. Автозавод якын һәм ерак чит илгә җыелган автомобильләрнең 22 процентын җибәргән. “КамАЗ” ААҖ традицион базарларда сатулар өлешен сизелерлек арттырган: Казахстанда 59 проценттан 66га, Украинада 23тән 31,4 процентка. Автогигант Венгрия, Словакия, Сербия, Бахрейн, Катар, Иран, Ливан кебек илләрнең базарларын үзләштерә.

Компаниянең капиталы да үсә. 2004 ел йомгаклары буенча ул 357,5 миллион АКШ доллары тәшкил итә. AK&M агентлыгы мәгълүматларына караганда, “КамАЗ” ААҖ ил предприятиеләре арасында капиталлаштыру рейтингында 27нче урынны алып тора, машина төзелеше буенча – 3нче һәм автомобиль төзелешендә – 2нче.

Социаль мәсьәләләргә килгәндә, “КамАЗ” ААҖ 2004 елда социаль программаны гамәлләштерүгә 206 миллион сум юнәлткән. Шуларның 36 миллионы шифаханә-курорт юлламалары алуга тотылган, 31,4 миллионы -– үз хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтүгә. Хисап елында уртача хезмәт хакы 16,8 процентка артып 6871 сум тәшкил иткән.

Автозавод 2004 елда 41,4 миллион сум чиста керем алган. Сергей Когогин 2004 елга дивидендлар түләмәскә, ә бу акчаны стабильләшкән фондка җибәрергә тәкъдим иткән.

Генераль директор үз чыгышында 2005 елга планнар турында сөйләде. "Тотылган чит ил машиналарының экспансиясенә каршы торыр өчен без йөк машиналарының сыйфатын яхшыртабыз һәм модельләрен арттырабыз. Исәп елында рекламация 25 процентка кимегән, ә җитештерелә торган автомобильләрнең 52 проценты - ихтыяҗ булган яңа модельләр. Без базар таләпләренә игътибар итәбез", - диде ул.

Сергей Когогин сүзләренчә, 2005 елда "КамАЗ" ААҖ 31504 йөк машинасы, 900 "НефАЗ" автобусы, 11,1 мең тагылма техника сатарга, үз продукциясенең 21 процентын чит илгә чыгарырга ниятли.

Җыелышта "КамАЗ" ААҖнең 17 кешедән торган Директорлар советын сайладылар. Сергей Когогин тавыш бирү нәтиҗәләре 25 көннән билгеле булачагын һәм "Российская газета"да басылып чыгачагын әйтте.

Җыелышны йомгаклап, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. "КамАЗ" ААҖнең акционерлар җыелышы республикада җитди вакыйга. Аның яхшы күрсәткечләр белән үтүенә мин шат. Соңгы елда автозавод продукциясе күләмен 3 тапкыр арттырды. "КамАЗ" ААҖ "Татнефть" ААҖ һәм Түбән Кама Нефтехим белән беррәттән 1 миллиард АКШ доллары күләме күрсәткеченнән артып китте. Мин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән "КамАЗ" коллективының республика икътисадына өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, хәзер автозавод алдында ике төп мәсьәлә - Республика Хөкүмәте белән бергә "Мастер" базасында кече һәм урта бизнесны үстерү һәм финанс хәлне тотрыкландыру тора. Премьер-министр фикеренчә, моның өчен автозаводның барлык йөкләмәләрен реструктуризацияләү кирәк. "Бу мәсьәләне чишүдә ярдәм итүне үтенеп, без федераль хакимияткә мөрәҗәгать иттек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искә төшереп үтәбез, "КамАЗ" ААҖ авыр йөк машиналары җитештерүчеләрнең беренче унлыгына керә һәм продукция чыгару күләме буенча дөньяда 8нче урында тора.