Рөстәм Миңнеханов Алтай муниципаль берәмлекләре советы рәисе белән очрашты

Казанда эш сәфәре кысаларында Роман Птицын IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасының «Майминск районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, «Алтай Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Роман Птицын белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда эш сәфәре кысаларында Роман Птицын IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты.

Очрашуда Татарстан белән Алтай арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтү, туризмны үстерү, мәдәни элемтәләрне ныгыту, шулай ук сәнәгать зоналарын һәм электрон сәүдә мәйданчыкларын үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук «Алтай крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы берлеге рәисе Әнвәр Әминов та катнашты.