ТР Президенты: “Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу – мөһим һәм кирәкле эш”

Рөстәм Миңнеханов мәдәни мирас объектлары – Болгар һәм Зөянең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүенә җитди игътибар бирде

(Зөя, 3 апрель, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда булганнан соң Зөядә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу эшләренең барышы белән танышты.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар иң элек елга вокзалы төзелә торган урынны карады. Объектта төзелеш эшләренең барышы аларда уңай тәэсир калдырды.
Кунаклар шулай ук Зөя утрау-шәһәрчегендә торак йортлар төзелешенең барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Зөя территориясендә яшәүче кешеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә кирәк. Татарстан Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар шулай ук XIX йөз ахырында төзелгән сәүдәгәр Каменев йортын карады. Хәзерге вакытта биредә киң колачлы реставрация эшләре алып барыла.
Шуннан соң республика башлыгы “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. ТР Президенты очрашуның башында билгеләп үткәнчә, Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу – бик мөһим һәм кирәкле эш. Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиев һәм аның командасына башкара торган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты “Яңарыш” фондының үз эшен уңышлы башкаруын ассызыклап үтте һәм республика җитәкчелегенең тиешле ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды.
Р.Миңнеханов очрашу барышында хәбәр иткәнчә, 2010 елда борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан тарихи-архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу һәм реставрация эшләренә финаслауның барлык чыганакларыннан 1 миллиард 157 миллион сум акча тотылган. Акчаның төп өлеше тиешле инфраструктура булдыруга сарыф ителгән.
ТР Президенты фикеренчә, Зөядә алып барыла торган эшләр кайбер социаль мәсьәләләрне хәл итәргә дә мөмкинлек бирәчәк. Кешеләр биредә кыен шартларда яши, диде Рөстәм Миңнеханов һәм фатирга чират торучыларга бәйле мәсьәләне хәл итү кирәклеген ассызыклады. Шул ук вакытта, республика башлыгының сүзләренә караганда, сүтелү күздә тотылмаган йортларны тәртипкә китерү зарур.
Алдагы бурычлар хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов туристларны җәлеп итү һәм сервис хезмәтләре белән тәэмин итү мәсьәләсен төптән уйларга кирәклеген билгеләп үтте. Татарстан башлыгы туристлык компанияләрен җыеп, объектларга презентация үткәрергә, моның өчен Интернетта сайт эшләргә тәкъдим итте. Шулай ук логистика мәсьәләләрен ныклап уйларга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов мәдәни мирас объектлары – Болгар һәм Зөянең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүенә җитди игътибар бирде. Әлеге юнәлештә реставрация эшләренә мониторинг үткәрәчәк эксперт советы алдында зур эшләр тора. “Бүген мин объектларда җитди эш алып барылуын үз күзләрен белән күреп инандым. Алар тарихи-архитектура мирасын саклау һәм яңадан торгызуга кагылышлы барлык таләпләр нигезендә алып барылырга тиеш. Объектларның үз йөзен, тарихи кыйммәтен сакларга кирәк”, - диде ТР башлыгы һәм барысын да (министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, инвесторлар, иганәчеләр, хакимият башлыкларын) актив эшкә чакырды.
Үз чиратында, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туристлык программасын эшләүнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Күпләр мондый мәдәни объектларны каян алырга икән дип хыяллана, ә без исә аларның бөтен кыйммәтен аңларга һәм әлеге объектларны яңадан торгызу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез”, - диде ул.