news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Эштә кешеләрне ир-атка, хатын-кызга бүләргә ярамый

«Хатын-кызларда сирәгрәк, ирләрдә ешрак ялгышабыз бугай без», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты: Эштә кешеләрне ир-атка,  хатын-кызга бүләргә ярамый
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, эштә кешеләрне ир-атка, хатын-кызга бүләргә ярамый.

«Иң төп критерий — һөнәргә яраклылыгы һәм үз эшен башкара белүе. Бу чыннан да шулай. Ир-ат яки хатын-кыз хезмәткәрне махсус эзләгәнем булмады. Бу позициядә кем эшли алыр иде икән дип карыйбыз. Иң мөһиме — үкенгән юк», — диде Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашуда.

«Сәрия Сабурская бик оста алып бара эшен. Наталия Фишман да зур табыш булды безнең өчен. Казан үзәгендә күп кенә эшләр Олеся Балтусова ярдәмендә башкарылды. Хөкүмәттә Ләйлә Фазлыева эшли… Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина да актив», — дип кайбер хатын-кыз җитәкчеләрне санап үтте Президент. 

«Хатын-кызларда сирәгрәк, ирләрдә ешрак ялгышабыз бугай без», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хатын-кыз хезмәткәрләр аппаратта 40 процент тирәсе булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100