ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан муниципаль районнары белән шәһәр округлары арасында килешү имзаланды

2013 ел нәтиҗәләре буенча, муниципалитетлар тарафыннан индикаторлар башкарылу дәрәҗәсе 75,7 процент тәшкил иткән

 (Казан, 3 март, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан муниципаль районнары белән шәһәр округлары арасында 2014-2016 елларга исәпләнгән ТР муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү өчен планлаштырылган күрсәткечләр турында килешү имзаланган.

Документны ТР Премьер-министр Илдар Халиков һәм муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары имзалады. 2014-2016 елларга килешүгә федераль күрсәткечләр белән бәйле һәм муниципаль берәмлекләр үсешенең башлангыч бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән 12 төп индикатор кертелгән.

Илдар Халиков, документларны имзалар алдыннан, республикада социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен хәл итү буенча төрле дәрәҗәдәге хакимиятләрнең эшчәнлек нәтиҗәсен комплекслы бәяләү өчен, бердәм мониторинг системасын формалаштыру зарур, дип белдерде. Анда министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнарының эшчәнлек нәтиҗәләре чагылырга тиеш.

“Бүгенге килешү - куелган максатларга ирешүнең мөһим механизмы. 2013 ел нәтиҗәләре буена муниципалитетлар тарафыннан индикаторлар башкарылу дәрәҗәсе 75,7 процент тәшкил иткән, бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 9,3 процентка күбрәк. 4 ел дәвамында муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук министрлардан күп санлы төрле мөрәҗәгатьләр кабул ителде. 

Бу күрсәткечләр ТР Хөкүмәте катнашында муниципаль берәмлекләр советы президиумында расланачак”, - дип ассызыклады республика Хөкүмәте җитәкчесе. Ул шулай ук  муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына квартал саен күрсәткечләр үтәлешенә нәтиҗә ясалачагын белдерде. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.