Д.Медведев федераль дәүләт хезмәткәрләренең санын оптимальләштерү турындагы указны имзалады

Әлеге документта 2011-2013 елларда аларны этаплап кимендә 20 процентка кыскарту турында сүз бара

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Дмитрий Медведев “Федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең санын оптимальләштерү турында”гы указга кул куйды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ 2011-2013 елларда Федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең, үзәк аппаратлар һәм башкарма хакимиятнең федераль дәүләт органнары территориаль органнары хезмәткәрләренең санын этаплап кимендә 20 процентка кыскартуны күздә тота, һәм биредә эшчәнлекләре белән Хөкүмәт идарә итә торган органнар турында сүз бара.

Шул ук вакытта, гражданлык хезмәткәрләре 2011-2012 елларда 5 процентка, 2013 елда 10 процентка “кыскарырга” тиеш, диелә. Хезмәткәрләр саны исә указ чыгу көненнән башлап саналып “кыскартыла”. Моннан тыш, РФ Президенты Хөкүмәткә 2011-2013 елларга эшчәнлекләре ил Президенты, РФ Генераль прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты тарафыннан идарә ителгән Федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм башкарма хакимиятнең федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең
санын соңгы чиккә җиткереп “кскарту” буенча килешенгән тәкъдимнәр әзерләп бирүне йөкләгән. Документ белән РФ Федераль Җыены палаталарына, Хисап палатасына һәм Үзәк сайлау комиссиясенә гражданлык хезмәткәрләрнең санын оптимальләштерү турындагы мәсьәләне карау һәм Хөкүмәткә шул хакта тәкъдимнәр кертү тәкъдим ителә, дип хәбәр итә {HYPERLINK "http://rbc.ru" РБК}.

Документта билгеләп үтелгәнчә, шушы чаралар нәтиҗәсендә эштән чыгарылган гражданлык хезмәткәрләренә хезмәт хакы һәм өстәмә түләүләргә дип күздә тотылган бюджет ассигнованияләренең 50 проценты шушы органнарның гражданлык хезмәткәрләренә матди кызыксындыруга тотылачак.