Рөстәм Миңнеханов: “Коммерцияле булмаган оешмалар – республика алдындагы бурычларны хәл итүдә дәүләтнең җитди партнеры”

Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның II Республика форумы узды

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары дәүләтнең бурычларны хәл итүдә җитди партнеры булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның II Республика форумының пленар утырышында ясаган чыгышында билгеләп узды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Иҗтимагый палатасы, Чуашстан, Марий Эл, Красноярски крае Иҗтимагый палаталары вәкилләре, республиканың барлык диярлек муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары, министрлык һәм ведомстволардан коммерцияле булмаган оешма, федераль ведомство вәкилләре катнашты.
Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның II Республика форумының пленар утырышы алдыннан 5 секция узды. Тематик секцияләрдә коммерцияле булмаган оешмаларның җәмгыятьнең катлаулы социаль проблемаларын хәл итүдә, илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә, милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләрне җайга салуда, гражданнарны инновацион процессларга җәлеп итүдә башкарган роленең һаман да артуы билгеләп үтелгән. Секцияләрдә шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән элемтәсе, коммерцияле булмаган оешмаларның муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешендә катнашуы, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы проектларының күргәзмәсен үткәрү кебек мәсьәләләр күтәрелгән. Форумда катнашучылар мөһим мәсьәләләрнең берсе итеп, коммерцияле булмаган оешмаларны иҗтимагый контрольгә, шул исәптән, гражданнар мәнфәгатьләренә кагылышлы дәүләт программалары үтәлеше өстеннән дә җәмәгатьчелек күзәтчелегенә актив җәлеп итү заруриятен билгеләп узды. Форумга пленар утырышта йомгак ясалды.
Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеге турындагы доклад белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясады. РФ Икътисади үсеш министрлыгының Инновацион үсеш департаменты директоры Артем Шадрин, үз чиратында, Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының системасы бик яхшы үсеш алуына игътибарны юнәлтте. Ул әлеге күрсәткеч буенча Татарстанның лидер төбәкләрнең бишлегенә керүен шәрехләп үтте. Артем Шадрин коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен иминият взнослары ташламалы ставкасының гамәлдә булу срогы озайтылган, эшчәнлектә социаль юнәлешләр исемлеге киңәйтелгән. Артем Шадрин хәбәр иткәнчә, быел социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм йөзеннән федераль бюджеттан 630 миллион сум күләмендә субсидия күчерелгән. 2014 нче елда бу субсидия – 660 млн сумга кадәр, 2015 нче елда 690 млн сумга кадәр артыр дип фаразлана. Субсидиягә төбәкләрдә коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм программаларын кабул иткән төбәкләр лаеклы. Мондый ярдәм быел барлыгы 49 төбәккә күрсәтелгән.
Секция утырышларында күтәрелгән мәсьәләләргә йомгак ясап, Иҗтимагый палатаның икътисади үсеш мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Тимур Халиков хисап тотты.
Республиканың иҗтимагый тормышында сизелерлек уңай үзгәрешләр күзәтелә. Рөстәм Миңнеханов чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Аның әйтүенчә, ветеран һәм яшьләр, дини, милли һәм иҗади берләшмәләрнең йогынтысы да шактый зур. “Коммерцияле булмаган оешмалар – республика алдында торучы бурычларны хәл итү мәсьәләсендә дәүләтнең җитди партнеры санала”, - ди Президент.
Республика башлыгы ассызыклап узганча, хакимиятнең төп бурычы коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. “Шул ук вакытта коммерцияле булмаган оешмаларны сәяси конъюнктурадан ерак тотудан гыйбарәт булган төп принципны да саклау мөһим”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, Иҗтимагый палатаның җирле коммерцияле булмаган оешмалар белән дә элемтәләрен ныгыту зур әһәмияткә ия. Моның өчен Иҗтимагый палата составына коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен кертергә кирәк. Иҗтимагый берләшмәләрнең саны һәм сыйфаты, координацияләү функцияләрнең яңа дәрәҗәсен таләп итә, Иҗтимагый палата моны үз өстенә алган. Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте эшчәнлегенә иҗтимагый контроль практикасын гамәлгә кертүдә ярдәм итәргә әзер булуы турында белдерде.
Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм турында сөйләп, Татарстан Президенты 2014 елдан алып 2016 нчы елга кадәр, бу ярдәмнең 1 млрд сумга якын булачагын хәбәр итте, бу акчаның яртысы – республика казнасыннан.
“Гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеш өчен” мин ТР Президентының 5 еллык премиясен гамәлгә кую турында карар кылдым”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге яңалыкны залдагылар алкышларга күмде.
Пленар утырыш азагында Президент коммерцияле булмаган оешма вәкилләренә – ТР бюджетыннан субсидия алу өчен социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар конкурсы лауреатларына сертификатлар тапшырды.