Миңнеханов: Worldskills Татарстанның кадрлар потенциалын ныгытуга этәргеч булды

Ярышларның финалы 6-21 сентябрьдә узган. Татарстанның 206 конкурсанты финалда 158 компетенция буенча көч сынашкан. Татарстан 131 медаль яулаган. Абсолют чемпион — Мәскәү, Татарстан — беренче урында.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Worldskills чемпионаты Татарстанның кадрлар потенциалын ныгытуга зур этәргеч булды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Яшь профессионаллар» Worldskills Russia-2020 VIII илкүләм чемпионаты финалы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында әйтте.

«Быел билгеле сәбәпләр аркасында ярышлар дистанцион-көндезге форматта узды. Мондый эш алымы Worldskills практикасына безнең ил инициативасы белән кертелде. Бу чемпионатны Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда иң масштаблысы итәргә мөмкинлек бирде», — диде Рөстәм Миңнеханов.  

Ярышларның финалы 6-21 сентябрьдә узган. Татарстанның 206 конкурсанты финалда 158 компетенция буенча көч сынашкан. Татарстан 131 медаль яулаган. Абсолют чемпион — Мәскәү, Татарстан — беренче урында.

«Татарстан позицияләрен ныгытты. Без Мәскәү белән дә, башкалар белән дә көрәшергә лаеклы. Бу күпсанлы тренировкалар нәтиҗәсе. Мин шушы җиңү белән котлыйм. Без һәрвакыт һәркайсыгызның уңышларына ышандык. Уку йортлары җитәкчеләренә аерым рәхмәт. Чемпионат Татарстанның кадрлар потенциалын ныгытуга зур этәргеч булды.», — диде Татарстан Президенты.