Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны һөнәри техник белем бирү системасының 70 еллыгы белән котлады

Татарстан Президенты производствога өйрәтү укытучылары һәм мастерларына иҗади уңышлар, бәхет һәм иминлек теләде

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны һөнәри техник белем бирү системасының 70 еллыгы белән котлады.
Котлауда болай диелә:
“Хезмәт резервлары турында” СССР Югары Советы Президиумы Указы кабул ителгәннән алып 70 ел вакыт узды. Бөек Ватан сугышы башланырга берничә ай кала кабул ителгән әлеге указ илнең хезмәт ресурсларын бергә туплау, сәнәгать, төзелеш һәм транспорт кадрларын укыту һәм әзерләүдә мөһим роль уйный. Әлеге дата Россия һөнәри-техник белем бирү системасы тарихында да төп датага әверелә, чөнки нәкъ менә шул чагында ФЗО мәктәпләрен оештыру турында карар кабул ителә.
Республикабызда да беренче көннәрдән үк һөнәри-техник белем бирү системасын булдыру буенча зур эш җәелдерелә.Узган дистә еллар эчендә башлангыч һөнәри белем бирү системасы үз үсешендә зур юл үтә. Уку йортларының матди-техник базасы сизелерлек ныгый, производствога өйрәтү укытучылары һәм мастерлары үсеп чыга, үз эш алымнары һәм традицияләре формалаша. Хәзерге вакытта ФЗО мәктәпләрен һөнәри лицейлар һәм көллиятләр алыштырды. Боларның барысы да Татарстанның башлангыч һөнәри белем бирү системасына республика һәм тулаем алганда илнең мәгариф сисемасында мөһим урын тәэмин итә.
Сезнең эшегез яшь белгечләргә булган кытлыкны бетерүгә, аларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Үз эшенең чын осталары һәркайда һәм һәрвакытта да югары бәяләнде, икътисади тормыштагы тиз темпларда бара торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә эшчеләрнең квалификацияле хезмәтенә ихтыяҗ тагын да арта.
Нәкъ менә шуңа күрә дә бөтен дөньяда башлангыч һөнәри белем бирү системасын ныгыту Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерүдә кире каккысыз өстенлек булып тора. Мәгариф системасын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, башлангыч һөнәри белем бирү системасында аны заманча техника белән тәэмин итү, яңа уку программалары эшләү, заманча эш алымнары куллану, производствога өйрәтүдә яшь укытучылар һәм мастерларны җәлеп итү буенча чаралар билгеләнгән.
Башлангыч һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү, барыннан да элек, XXI гасыр яшьләренең үзләренең һөнәри үсешләрендә ышанычлы адым ясауларына, ә аларның уку еллары кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә яхшы мәктәп булуына, үз Ватаннарының чын патриотларын тәрбияләүгә хезмәт итүенә юнәлдерелгән.
Бу юбилей, һичшиксез, Татарстанда башлангыч һөнәри белем бирү системасы үсешендә мөһим этап булачак. Алда яңа казанышлар булачагына, яңа перспективалар ачылуына өметләнәм.
Производствога өйрәтү укытучылары, мастерлар һәм укучыларның барысын да һөнәри техник белем бирү системасының 70 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм.
Иҗади уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов.